Мин сезгә әйтәм: кѳнчыгыштан һәм кѳнбатыштан күпләр килерләр һәм Күк Патшалыгында Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб белән бергә мәҗлес ѳстәле артында утырырлар.
«Мин – синең аталарың табынган Аллаһы. Мин – Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб Аллаһысы», – дигән авазын ишеткән. Муса, куркуыннан калтыранып, күтәрелеп карарга да батырчылык итә алмаган.
Юк, алар әйбәтрәк илгә – күк иленә омтылганнар. Шуңа күрә аларның Аллаһыны үз Аллаһысы дип тануы Аллаһыга оят түгел; чѳнки Ул алар ѳчен шәһәр әзерләп куйган.