Ә Гайсә:– Боларның һәммәсен да күрәсезме? – диде. – Шуны белегез: монда таш ѳстендә таш калмаячак, барысы да җимереләчәк!
Ә инде үзләре ѳстеннән патшалык итүемне теләмәгән дошманнарымны монда китерегез һәм күз алдымда үтерегез».
Сиңа шундый кѳннәр килер, дошманнарың, әйләнә-тирәңдә чокырлар казып һәм туфраклар ѳеп, сине чолгап алырлар һәм һәр тарафтан кысарлар.
Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргән вакытта, белеп торыгыз: аның җимерелү вакыты якын инде.
Шул чакта Яһүдиядә булганнар тауларга качсын; шәһәрдәгеләр аннан чыксын; авыл тирәсендәгеләр анда кермәсен.
Чѳнки ул кѳннәр – үч алу кѳннәре һәм ул кѳннәрдә Изге язмада язылганнарның барысы да тормышка ашар.
Ул кѳннәрдә йѳкле һәм бала имезүче хатыннарга кайгы! Чѳнки бу илгә зур афәт һәм бу халыкка нәфрәт киләчәк:
берәүләр кылыч белән үтереләчәк, кайберәүләрне әсир итеп барлык илләргә алып китәчәкләр; һәм, мәҗүсиләрнең вакыты үткәнче, алар Иерусалимны таптаячак.