Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Алар Изге язмада Гайсәнең үледән терелеп торачагы турында язылганны әле аңламыйлар иде. Иерусалимда яшәүчеләр һәм аларның башлыклары Мәсихне танымадылар, Аны хѳкем итеп, пәйгамбәрләрнең һәр шимбә укыла торган сүзләрен гамәлгә ашырдылар. Әмма алар күк вә җир борынгыдан булуын, аларның Аллаһы сүзе аркылы судан һәм су белән яратылганын юри оныталар. Борынгы дѳнья сүз аркылы туфан суы белән юк ителгән. Ә Аллаһының шул ук сүзе белән хәзерге күк һәм җир ут белән юк ителү ѳчен хѳкем кѳненә сакланып тора. Шул кѳндә алар яндырылып бетереләчәкләр һәм дәһриләр һәлак ителәчәкләр. Сез, сѳеклеләрем, бер нәрсәне онытмагыз: Раббы ѳчен бер кѳн мең ел сыман, һәм мең ел бер кѳн сыман. Кайберәүләр озакка суза дип исәпләүләренә карамастан, Раббы Үзенең вәгъдәсен үтәүне озаклатмый. Киресенчә, Ул сезгә зур сабырлык күрсәтә, чѳнки Ул беркемнең дә һәлак булуын теләми, бәлки барысының да тәүбәгә килүен тели. Алар, Аллаһыны белсәләр дә, Аллаһы итеп Аны тиешенчә данламадылар һәм Аңа шѳкер итмәделәр. Киресенчә, алар буш уйларга бирелделәр, һәм аларның аңларга теләмәгән йѳрәкләрен караңгылык каплады. Алар, үзләрен зирәккә санап, тинтәкләнделәр Кимсетелеп күмелә, данланып терелеп тора. Зәгыйфь килеш күмелә, кѳчле булып терелеп тора.
Выбор основного перевода