Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
чѳнки бу яңа тәннәрне кабул иткәч, без тәнсез хәлдә калмабыз. һәм сез Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа кеше булып киенергә тиешсез. Кешенең яңа булуы исә аның хакыйкатьтән килгән тәкъва һәм изге тормышында күренә. һәм яңа кеше булып киендегез. Бу яңа кешене Булдыручы Аллаһы, Үзе турында тулы белемгә илтү ѳчен, сезне һәрвакыт Үзенә охшашлы итеп яңартып тора. Шулай итеп, сез, сѳекле изгеләр, Аның сайлаганнары буларак, шәфкатьле, яхшы күңелле, күндәм, басынкы, түземле булыгыз. Ләкин, Сәрдәйстә киемнәрен пычратмаган берничә кешең бар. Алар Минем белән ак киемдә йѳриячәкләр, чѳнки моңа лаеклылар. «Менә карак кебек кѳтмәгәндә киләм: ялангач йѳрмәс ѳчен һәм хурлыгын кешеләр күрмәсен ѳчен уяу торучы һәм киемнәрен саклаучы кеше бәхетле!» Кәләшкә, кияр ѳчен, ялтырап торган нәфис ак җитен тукымадан чиста кием бирелде, чѳнки ак җитен – изге кешеләрнең тәкъва $эшләре ул.
Выбор основного перевода