Гайсә аңа:– Моны син үзең әйттең. Хәтта Мин сезгә әйтәм: Адәм Улының Кодрәт Иясенең уң ягында утыруын һәм күк болытлары ѳстендә килүен күрерсез, – дип әйтте.
Давыт үзе күккә күтәрелмәде, әмма ул: «Раббы Аллаһы әйтте минем Раббыма: Мин дошманнарыңны аяк астыңа баскыч итеп салганчы, утыр Минем уң ягымда», – диде.
Давыт үзе күккә күтәрелмәде, әмма ул: «Раббы Аллаһы әйтте минем Раббыма: Мин дошманнарыңны аяк астыңа баскыч итеп салганчы, утыр Минем уң ягымда», – диде.
Чѳнки барлык дошманнарын Үз аягы астына салганга кадәр Мәсих патшалык итәргә тиеш.
Фәрештәләрнең берәрсенә Аллаһы кайчан да булса: «Дошманнарыңны Синең аяк астыңа баскыч итеп салганчы, утыр Минем уң ягымда», – дигәнмени?
Шул вакыттан алып Ул дошманнарының Үз аягы астына баскыч итеп салынуын кѳтә.