Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ләкин Гайсә аларга җавап бирде:– Явыз һәм Аллаһыга иман итмәүче буын билге таләп итә, әмма аларга Юныс пәйгамбәр галәмәтеннән башка билге бирелмәс. Чѳнки Юныс пәйгамбәр диңгез җанварының карынында ѳч кѳн һәм ѳч тѳн үткәргән кебек, Адәм Улы да җир тирәнлегендә ѳч кѳн һәм ѳч тѳн үткәрер. Гайсә Аллаһы Йортына кереп, анда ѳйрәткән вакытта, янына баш руханилар белән халык аксакаллары килде.– Син боларны нинди вәкаләт белән эшлисең? Андый хокукны Сиңа кем бирде? – дип сорадылар алар. Шуңа күрә алар Гайсәгә:– Белмибез, – дип җавап кайтардылар.– Алай булгач, Мин дә сезгә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтмим. Гайсә тирәсенә кешеләр тагын да күбрәк җыелган вакытта, Ул сѳйли башлады:– Бу буын кешеләре – явыз; алар илаһи билгеләр таләп итә, әмма аларга Юныс галәмәтеннән башка билге бирелмәс.
Выбор основного перевода