Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Үзенең хачын алмаган һәм Миңа ияреп бармаган кеше Миңа лаек түгел. Тормышын үзе ѳчен сакларга тырышучы кеше аны югалтыр. Ә Минем ѳчен тормышын югалткан кеше аны табар. – Камил булырга теләсәң, бар да, булган милкеңне сатып, фәкыйрьләргә ѳләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр, – диде Гайсә. Шулай ук сезнең һәркайсыгыз үзенең бар нәрсәсен калдырмаса, Минем шәкертем була алмый. Нух кѳймәгә кергән кѳнгә кадәр кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, ѳйләнгәннәр, кияүгә чыкканнар. Ул кѳймәгә кергәннән соң, туфан килеп барысын да һәлак иткән. Үзенең тормышын яратучы аны һәлак итәчәк, ә бу дѳньяда үз тормышын нәфрәт итүче аны мәңгелек тормыш ѳчен саклаячак.
Выбор основного перевода