Ә инде берәрсе кешеләр каршында Миннән ваз кичсә, Мин дә Күктәге Атам каршында аннан ваз кичәрмен.
Адәм Улы Үзенең даны белән һәм Үзенең барлык фәрештәләре белән килгәч, шѳһрәтле тәхетенә утырачак.
Ә кем Миннән кешеләр алдында ваз кичсә, Аллаһы фәрештәләре алдында аннан да ваз кичәрләр.
Моңа гаҗәпләнмәгез, чѳнки кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп, яхшылык эшләгәннәр – яшәү ѳчен, ә явызлык эшләгәннәр – хѳкем ителү ѳчен каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә.
Аллаһы һәркемгә аның эшләренә карап түләр:
Аның артыннан ак атларга атланган ак, чиста, нәфис җитеннән кием кигән күк гаскәрләре ияргән.
«Менә, тиздән киләм! Һәркемгә үз эшләренә карата бирер ѳчен, әҗерне Үзем белән алып киләм.