Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Бер шәһәрдә эзәрлекли башласалар, башкасына качыгыз. Сезгә хак сүз әйтәм: сез Исраилнең барлык шәһәрләрен әйләнеп чыгарга ѳлгергәнче, Адәм Улы киләчәк. – Син нәрсә телисең? – дип сорады Гайсә.– Минем бу ике улым Синең Патшалыгыңда берсе уң ягыңа, икенчесе сул ягыңа утырачак, дип вәгъдә итсәң иде, – диде хатын. Кем Раббыны яратмый, аңа каһәр тѳшсен. «Марана та – Раббы, кил инде!» Без сезгә хәзер әйтәчәк сүзләр – Раббы сүзләре. Без, исәннәр – Раббы килгәнче яшәячәк кешеләр – үлем йокысына киткәннәрдән алдарак булмабыз. Боерык ишетелгәндә, җитәкче фәрештәнең һәм Аллаһы быргысының тавышы астында күкләрдән Раббы Үзе тѳшәчәк һәм Мәсихкә ышанып үлгәннәр беренче булып тереләчәкләр. Шуннан соң без, исәннәр – монда калганнар – һавада Раббыны каршы алу ѳчен, алар белән бергә болытларда һавага алыначакбыз һәм мәңгегә Раббы белән бергә булачакбыз. Шулай итеп, бер-берегезне шушы сүзләр белән дәртләндерегез. Имандашлар, Раббының килүенә кадәр сабыр булыгыз. Игенченең үз җиреннән кыйммәтле уңыш кѳтеп алуын исегездә тотыгыз. Ул сабырлык белән кѳзге һәм язгы яңгырлар кѳтә. Менә, Ул болытлар ѳстендә килә, Һәм Аны һәркем күрер. Аны чәнчегән кешеләр дә Аны күрәчәкләр. Җирдәге барлык халыклар Аның ѳчен үкереп елаячаклар. Әйе, амин.
Выбор основного перевода