Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шул вакытта Гайсә әйтте:– Атам, күкнең һәм җирнең Хуҗасы! Зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшерелгәнне балаларга ачып бирүең ѳчен Сиңа шѳкрана итәм! Атам бѳтенесен дә Миңа тапшырды. Улын Атасыннан башка һичкем белми. Улыннан башка Атасын һичкем белми, һәм Улы Аны кемнәргә ачарга тели, шул кешеләрдән башка Атаны һичкем белми. Петер Гайсәгә әйтте:– Раббыбыз! Безнең монда булуыбыз нинди яхшы! Телисеңме, ѳч чатыр корам: берсен Сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска? Петер сѳйләгән вакытта балкып торган болыт тѳшеп, аларны каплады. Һәм болыт эченнән: «Бу – Минем сѳекле Улым, Ул Минем куанычым. Аны тыңлагыз!» – дигән сүзләр ишетелде. Имандашлар, шуны да әйтим: тән һәм каннан торганнар Аллаһы Патшалыгына ия була алмас, һәм фани да мәңгелеккә ия була алмас. Мине анам карынында чакта ук сайлап алган һәм Үзенең мәрхәмәте белән чакырган Аллаһы исә, яһүд булмаганнар арасында Үзенең Улы турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләү ѳчен, Улын миңа күрсәтергә яхшы дип тапкач, мин шунда ук, бер кеше белән дә киңәш итмичә Мине анам карынында чакта ук сайлап алган һәм Үзенең мәрхәмәте белән чакырган Аллаһы исә, яһүд булмаганнар арасында Үзенең Улы турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләү ѳчен, Улын миңа күрсәтергә яхшы дип тапкач, мин шунда ук, бер кеше белән дә киңәш итмичә Чѳнки без кешеләргә каршы түгел, бәлки күкләрдәге явыз рухи кѳчләргә, башлыкларга һәм хакимлекләргә, бу караңгы дѳнья белән идарә итүчеләргә каршы кѳрәшәбез.
Выбор основного перевода