Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Чѳнки Юныс пәйгамбәр диңгез җанварының карынында ѳч кѳн һәм ѳч тѳн үткәргән кебек, Адәм Улы да җир тирәнлегендә ѳч кѳн һәм ѳч тѳн үткәрер. Алар Гәлиләядә бергә җыелгач, Гайсә аларга әйтте:– Адәм Улы кешеләр кулына тотып бирелергә һәм үтерелергә тиеш, әмма ѳченче кѳнне Ул терелтеп торгызылачак.Шәкертләр бик зур хафага тѳштеләр. Иерусалимга таба барганда, Гайсә унике шәкертен читкә чакырып, аларның үзләренә генә әйтте: – Без Иерусалимга барабыз. Адәм Улы баш руханилар һәм канунчылар кулына тотып биреләчәк, Аны үлемгә хѳкем итәчәкләр һәм, мыскыллау, камчылату һәм хачка кадаклату ѳчен, мәҗүсиләр кулына тапшырачаклар. Әмма ѳченче кѳндә Ул үледән терелтеп торгызылачак. Әмма башта Ул күп газаплар чигәргә һәм бу буын тарафыннан кире кагылырга тиеш.
Выбор основного перевода