Ул үзенең кешеләренә: «Ул – үледән терелеп торган Чумдыручы Яхъя. Шуңа күрә, Аның кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар», – диде.
– Ә канунчылар ни ѳчен, башта Ильяс килергә тиеш, дип әйтәләр? – дип сорадылар шәкертләре.
Гайсәнең исеме киң танылгач, ул хакта Һируд патшага да ишетелде. Кайберәүләрнең сѳйләвенчә, Бу – үледән терелеп торган Чумдыручы Яхъя, шуңа күрә Аның кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар,
башкалары сѳйләвенчә, Ул – Ильяс, бүтәннәре исә, борынгыда булган пәйгамбәр кебек бер пәйгамбәр Ул, дигәннәр.
Идарәче Һируд боларның барысы турында ишетеп аптырашта кала. Чѳнки кайберәүләр: «Бу – үледән терелеп торган Яхъя»,
кайсылары: «Ильяс җиргә килгән», башкалары исә: «Борынгы пәйгамбәрләрнең берсе терелгән», – дип әйтәләр иде.
Алар аннан:– Кем соң син, Ильясмы? – дип сорадылар.– Юк, – диде ул.– Вәгъдә ителгән пәйгамбәрме?– Юк, – дип җавап бирде Яхъя.– Алайса, кем соң син? Безне монда җибәрүчеләргә җавап бирү ѳчен үзең хакында безгә нәрсә әйтерсең?