Гайсә халыкка да әйтте:– Сез кѳнбатышта болыт күтәрелгәнен күрүгә үк: «Яңгыр явар», – дисез; һәм шулай була да бит.
Кѳньяктан җил искән вакытта: «Бик эссе булыр», – дисез; һәм шулай була да бит.
Монафикълар! Җир һәм күк йѳзен күзәтеп, һава торышын билгели аласыз, әмма ничек соң бу заманны аңлата алмыйсыз?