Шимун Петер Гайсәдән:– Раббым! Син кая китәсең? – дип сорады.Гайсә аңа:– Мин китәчәк урынга Син хәзер ияреп бара алмыйсың, әмма соңыннан киләчәксең, – дип җавап бирде.
– Раббым! Ни ѳчен Синең артыңнан хәзер бара алмыйм? Синең ѳчен җанымны да бирергә әзер, – диде Аңа Петер.
Гайсә аңа:– Син Минем ѳчен җаныңны да бирергә әзерме? Сиңа хак сүз әйтәм: әтәч кычкырганчы, син Миннән ѳч тапкыр ваз кичәчәксең, – диде.