Шуннан соң канунчылар һәм фарисейләр арасыннан берничәсе Аңа әйттеләр:– Остаз, без Синең илаһи билге күрсәтүеңне телибез.
Гайсә янына фарисейләр килгәч, Аны сынарга теләп, сорадылар:– Ир кешегә хатынын һәртѳрле сәбәптән аерып җибәрергә канун рѳхсәт итәме?
Ә башкалары, Гайсәне сынарга теләп, Аның күктән берәр илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр.
Гайсә тирәсенә кешеләр тагын да күбрәк җыелган вакытта, Ул сѳйли башлады:– Бу буын кешеләре – явыз; алар илаһи билгеләр таләп итә, әмма аларга Юныс галәмәтеннән башка билге бирелмәс.
Алар Аңа әйттеләр:– Сиңа иман китерерлек нинди галәмәт күрсәтерсең? Нәрсә кылырсың?
Яһүдләр могҗиза таләп итәләр, ә греклар зирәклек эзлиләр;