Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Кем Минем белән түгел, ул Миңа каршы. Кем Минем белән җыймый, ул тарката. Кем Минем белән түгел, ул Миңа каршы; кем Минем белән җыймый, ул тарката. Балаларым! Хәзер соңгы вакытлар. Мәсихнең дошманы киләчәге хакында сез ишеткән идегез инде. Хәзер Мәсихнең күп дошманнары чыктылар. Ахыргы вакыт җиткәнен шуннан беләбез дә инде. Алар безнең арабыздан чыктылар, әмма безнеке булмадылар. Әгәр безнеке булган булсалар, алар безнең белән калган булырлар иде. Әмма һәммәсе дә безнеке булмавы күренсен ѳчен, алар чыктылар. Сѳеклеләрем! Һәр рухка инанмагыз, ул рухларның Аллаһыданмы икәнлеген сынагыз. Чѳнки дѳньяга күп ялган пәйгамбәрләр чыктылар. Аллаһы Рухын сез болай танырсыз: Гайсә Мәсихнең кеше булып килгәнлеген икърар итүче һәр рух Аллаһыдан була. Ә Гайсәне икърар итмәүче бер рух та Аллаһыдан түгел, ул – сез аның киләчәге хакында ишеткән һәм хәзер инде дѳньяда булган Мәсих дошманының рухы була. Сез исә Аллаһыдан, балаларым. Һәм ялган пәйгамбәрләрне җиңдегез, чѳнки сездә Торучы Аллаһы Рухы дѳньяда булган рухтан бѳек. Алар – бу дѳньядан, шуңа күрә алар дѳньяви сѳйлиләр һәм дѳнья кешеләре аларны тыңлый. Без – Аллаһыдан. Аллаһыны танып белүче безне тыңлый. Аллаһыдан булмаучы исә безне тыңламый. Без шуның аша хакыйкать рухын һәм ялганлык рухын таныйбыз.
Выбор основного перевода