Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Әмма Үзенең кем булуы хакында беркемгә дә сѳйләмәскә кушты. Таудан тѳшкәндә Гайсә аларга боерып әйтте:– Адәм Улы терелтеп торгызылганга кадәр, күргәнегез хакында беркемгә дә сѳйләмәгез. – Ә канунчылар ни ѳчен, башта Ильяс килергә тиеш, дип әйтәләр? – дип сорадылар шәкертләре. – Чыннан да, башта Ильяс килеп, барын да үз урынына урнаштырачак, – дип җавап бирде Гайсә. – Сезгә әйтәм: Ильяс килде инде, ләкин кешеләр аны танымадылар һәм аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр. Шулай ук Адәм Улы да алар аркасында күп газаплар кичерәчәк. Шунда шәкертләре Гайсәнең Чумдыручы Яхъя хакында сѳйләгәнен аңладылар. Гайсә бу хакта һичкем белергә тиеш түгеллеген кисәтеп әйтте, кызны исә ашатырга кушты. Гайсә кешеләргә бу хакта берәүгә дә сѳйләмәскә кушты. Әмма Ул тыйган саен алар тагын да күбрәк сѳйләп йѳрделәр. Гайсә аларга Үзе хакында беркемгә дә сѳйләмәскә кушты. Аллаһы шушы Гайсәне үледән терелтте, һәм без һәммәбез – моның шаһитләре.
Выбор основного перевода