Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Ә Мин сезгә әйтәм: туганына ачу тотучы хѳкем ителүгә лаек, туганына: «Яраксыз», – дип әйтүче исә Югары киңәшмә алдында җавапка тартылуга, ә инде «Ахмак», – дип әйтүче җәһәннәм утына лаек. Әгәр сине уң күзең гѳнаһка тѳшерсә, аны умырып алып, читкә ташла! Бѳтен тәнең җәһәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзаңны югалтуың синең ѳчен яхшырак булыр. Әгәр сине уң кулың гѳнаһка тѳшерсә, аны чабып, читкә ташла! Синең бѳтен тәнең җәһәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзаңны югалтуың синең ѳчен яхшырак булыр. Әгәр сине кулың яки аягың вәсвәсәгә тѳшерсә, аны чабып, читкә ташла! Ике кулың һәм ике аягың белән мәңгелек утка ташлануга караганда, тормышка бер кулың белән яки аксак килеш керүең синең ѳчен яхшырак. Әгәр күзең сине вәсвәсәгә тѳшерсә, аны суырып алып, читкә ташла! Ике күзең белән җәһәннәм утына ташлануга караганда, тормышка бер күзең белән керүең яхшырак. Аннан соң Ул Үзенең сул ягында торучыларга әйтер: «Китегез Минем янымнан, ләгънәт тѳшкәннәр! Иблискә һәм аның фәрештәләренә билгеләп куелган мәңгелек утка барыгыз! Шулай итеп, үзегездәге дѳньяви теләкләрне: фәхешлек, пычраклык, нәфес, хайвани теләкне һәм потка табынуга тиң булган комсызлыкны үтерегез. Менә шулар ѳчен Аллаһының ачуы килә. Кайчандыр сез дә боларны эшләгәндә шул юлларда йѳрдегез. Ә хәзер сез боларның һәммәсеннән: ачу, ярсу, усаллык, яман теллелек һәм әдәпсез сүзләрдән сакланып калыгыз; бер-берегезгә ялган сѳйләмәгез, чѳнки сез бѳтен кылган гамәлләрегез белән элекке яшәү рәвешегезне киемне салгандай салып ташладыгыз һәм яңа кеше булып киендегез. Бу яңа кешене Булдыручы Аллаһы, Үзе турында тулы белемгә илтү ѳчен, сезне һәрвакыт Үзенә охшашлы итеп яңартып тора. Шуңа күрә яһүд булмаганнар һәм яһүдләр, сѳннәтле һәм сѳннәтле булмаганнар, вәхшиләр, кыргыйлар, коллар һәм иреклеләр арасында бернинди аерма юк, әмма Мәсих – һәммәсе һәм барысында.
Выбор основного перевода