Кем шушы иң түбәннәрнең берсенә Минем шәкертем булганы ѳчен эчәргә дип бер чынаяк салкын су бирә, хак сүз әйтәм: әҗереннән мәхрүм калмаячак.
Һәм Патша аларга җавабында: «Сезгә хак сүз әйтәм: Минем кечкенә туганнарымның берсенә нәрсә генә эшләгән булсагыз да, Миңа эшләгән буласыз», – дип әйтер.
Шул кѳнне куаныгыз һәм шатлыктан сикерегез, чѳнки күктә сезгә әҗер зур булачак. Ул кешеләрнең ата-бабалары пәйгамбәрләр белән дә шулай ук эшләгәннәр.