Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Шакшы рух, кеше эченнән чыкканнан соң, сусыз урыннарда үзенә сыеныр урын эзләп йѳри, әмма таба алмый. Һәм ул: «Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле», – ди. Кире кайткач, ул аны иясез, себерелгән һәм җыештырылган хәлдә таба. Аннары ул үзеннән дә явызрак җиде рухны ияртеп кайта, һәм алар шунда яши башлыйлар. Һәм ул кешенең бу хәле элеккегә караганда да начаррак була. Бу явыз буын белән дә шулай булыр. Әмма Гайсә шакшы рухка боерды:– Эндәшмә, чык аннан! Шакшы рух, кешене калтыратып, кѳчле тавыш белән кычкырып, чыкты. Барысы да таң калдылар һәм бер-береннән сораша башладылар:– Бу нәрсәне аңлата икән? Бу – ниндидер яңа куәтле тәгълимат? Бу Кеше шакшы рухларга боера һәм алар Аңа буйсыналар! Гайсәне күреп гаҗәпләнгән халык тѳркеме шунда ук Аны сәламләргә йѳгерде.
Выбор основного перевода