Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Кѳннәрдән беркѳнне фәкыйрь вафат булган һәм фәрештәләр аны Ибраһим янына илткәннәр; бай да үлгән, аны күмгәннәр. Бай тәмугта газап чиккән вакытта, башын күтәреп караган һәм еракта Ибраһимны, аның янында Лазарны күргән. Шунда кычкырып: «Ибраһим атам, миңа шәфкать күрсәтче, Лазарны яныма җибәрче, ул бармак башын суга чылатып, минем телемне суытсын иде, чѳнки мин бу ялкында бик каты газап чигәм», – дигән. Әмма Ибраһим аңа әйткән: «Углым! Исеңә тѳшер, син тормышыңда бар рәхәтне татыдың инде, ә Лазар михнәт чикте; хәзер исә ул монда юаныч күрә, ә син газап чигәсең. Моннан тыш, безнең белән сезнең арада зур упкын бар, шунлыктан моннан сезнең якка чыгарга теләүче чыга алмас, сезнең яктан да бу якка беркем дә чыга алмас». Аннары, җанвар һәм аның каршында галәмәтләр күрсәткән ялган пәйгамбәр кулга алындылар. Бу ялган пәйгамбәр җанвар тамгасын кабул иткәннәрне, аның сынына табынучыларны шул галәмәтләр ярдәмендә алдаган иде. Алар икесе дә янып торган күкертле күлгә тере килеш ыргытылды. Җанвар белән ялган пәйгамбәр ташланылган утлы һәм күкертле күлгә аларны алдаучы иблис тә ыргытылды. Алар анда кѳне-тѳне һәм мәңге газапланачаклар! Үлем һәм үлем патшалыгы да утлы күлгә ыргытылдылар. Бу утлы күл – икенче үлем. Исеме Тормыш китабында табылмаган һәркем шул утлы күлгә ыргытылды.
Выбор основного перевода