Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Фатихалау ѳчен кулларын куйсын дип, Гайсә янына кешеләр балаларны алып килделәр, шәкертләре исә аларны шелтәләделәр. Моны күреп, Гайсәнең ачуы килде һәм Ул шәкертләренә әйтте:– Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, аларга комачауламагыз, чѳнки Аллаһы Патшалыгы менә шундыйларныкы. Сезгә хак сүз әйтәм, Аллаһы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк. Һәм Ул балаларны кочаклап, ѳсләренә кулларын куеп, аларны фатихалады. Берегез дә үзен-үзе алдамасын. Кайберегез бу заманда үзен акыл иясе дип санаса, акыл иясе булу ѳчен, ул акылсыз булсын. Бу заманның акыллылыгы – Аллаһы каршында акылсызлык бит. Чѳнки Изге язмада: «Аллаһы акыл ияләрен мәкерләрендә эләктереп ала», – дип язылган бит.
Выбор основного перевода