Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Шул вакыттан алып, Гайсә шәкертләренә Үзенең Иерусалимга барырга һәм анда аксакаллар, баш руханилар һәм канунчылар тарафыннан күп газапларга дучар ителергә, анда үтерелергә, әмма ѳченче кѳнне терелтеп торгызылырга тиешлеге хакында ачык итеп сѳйли башлады. – Без Иерусалимга барабыз. Адәм Улы баш руханилар һәм канунчылар кулына тотып биреләчәк, Аны үлемгә хѳкем итәчәкләр һәм, мыскыллау, камчылату һәм хачка кадаклату ѳчен, мәҗүсиләр кулына тапшырачаклар. Әмма ѳченче кѳндә Ул үледән терелтеп торгызылачак. Гайсә, Адәм Улының күп газаплар чигәргә, аксакаллар, баш руханилар һәм канунчылар тарафыннан кире кагылырга һәм үтерелергә, әмма ѳч кѳннән соң терелеп торырга тиешлеге турында шәкертләренә сѳйли башлады. – Без Иерусалимга барабыз. Адәм Улы баш руханилар һәм канунчылар кулына тотып биреләчәк. Алар Аны үлемгә хѳкем итеп, Аны мәҗүсиләр кулына тапшырачаклар. Тегеләре, мыскыллап, Аңа тѳкереп, камчылаячаклар һәм Аны үтерәчәкләр. Әмма Ул, ѳч кѳн үткәч, үледән терелеп торачак. Аны мәҗүсиләр кулына тапшырачаклар, алар Аны мыскыллаячаклар, хурлаячаклар һәм Аңа тѳкерәчәкләр; Аны камчылаячаклар һәм үтерәчәкләр. Ә ѳченче кѳндә Ул үледән терелеп торачак. «Адәм Улы гѳнаһлылар кулына тотып бирелергә, хачка кадакланырга һәм ѳченче кѳндә терелеп торырга тиеш», – дигән иде Ул сезгә.
Выбор основного перевода