Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Алар арасында, безнең кайсыбыз иң бѳеге булып исәпләнелергә тиеш, дигән мәсьәлә турында бәхәс тә чыкты. Гайсә исә аларга әйтте:– Патшалар халыклар ѳстеннән хакимлек итәләр, һәм алар белән идарә итүчеләр «яхшылык кылучылар» дип аталалар. Сездә алай булмасын: сезнең арагызда иң олыгыз кече кебек, башлык булучыгыз хезмәтче кебек булсын. Чѳнки, кем олырак: ѳстәл артында утыручымы, әллә аңа хезмәт итүчеме? Ѳстәл артында утыручы түгелме соң? Ә Мин сезнең арада хезмәт итүче кебек. Үзегезгә файда эзләп яки масаеп һичнәрсә эшләмәгез, киресенчә, күндәм булыгыз һәм башкаларны үзегезгә караганда ѳстен күрегез.
Выбор основного перевода