Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
– Башыңнан аягыңа тикле гѳнаһта тугансың, нигә безне ѳйрәтәсең? – дип, аны куып чыгардылар. Гайсә, аны куып чыгарганнарын ишеткәч, аны табып:– Син Адәм Улына ышанасыңмы? – дип сорады. Ул исә:– Әфәндем, мин Аңа ышансын ѳчен Аның кем икәнен әйт сәнә, – дип җавап бирде. Гайсә әйтте:– Син Аны күрдең. Хәзер синең белән Ул сѳйләшә. Ул исә:– Раббым, мин ышанам! – дип Аның алдына тезләнеп, Аңа табынды. Мин – капка. Минем аша керүче котылачак, кереп-чыгып йѳриячәк һәм кѳтүлек табачак. Минем бу утардан булмаган башка сарыкларым да бар. Мин аларны да алып килергә тиеш. Алар Минем тавышымны ишетәчәкләр. Бер кѳтү һәм бер кѳтүче булачак. Минем сарыкларым тавышымны ишетәләр, Мин дә аларны таныйм, һәм алар Минем арттан баралар. Гайсә аңа:– Мәрьям! – диде.Ә ул әйләнеп карап, яһүдчә:– Раббуни! – дип әйтте. (Раббуни – Остаз дигәнне аңлата.) Шуңа күрә, әйдәгез, без, Ул кичергән хурлыкны кичереп, вакытлы торак урынының тышкы ягына Аның янына чыгыйк.
Выбор основного перевода