Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Аллаһы Үзенең Улын дѳньяны хѳкем итү ѳчен түгел, бәлки дѳнья Аның аша котылсын ѳчен, дѳньяга җибәрде. Гайсә аларга:– Минем Атам һәрвакыт эшли, Мин дә эшлим, – дип җавап бирде. Яһүдләр Аны шимбә кѳнен бозуы ѳчен генә түгел, бәлки, бигрәк тә Аллаһыны Үземнең Атам дип атап, Үзен Аллаһыга тиңләгәне ѳчен дә үтерергә теләделәр. Гайсә аларның бу теләкләренә:– Сезгә хак сүз әйтәм: Атасының нәрсә эшләвен күрмичә, Улы Үзе һичнәрсә дә эшли алмас, – диде. – Атасы нәрсә эшләсә, Улы да шуны эшләр. Ата Үзенең Улын ярата һәм Үзе эшләгән һәр эшен Аңа күрсәтә. Ул Аңа сезнең исегез китәрлек моннан да зуррак эшләр күрсәтер әле. Без Сиңа иман итәбез, Сине Аллаһының Изге Заты дип таныйбыз, – дип җавап бирде.
Выбор основного перевода