Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Минем хакта, Муса канунын яки пәйгамбәрләр язганнарны юкка чыгарырга килгән, дип уйламагыз. Мин юкка чыгарырга дип түгел, бәлки башкарырга дип килдем! Сезгә хак сүз әйтәм: җир һәм күк юкка чыкканчы, канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак: барысы да тормышка ашырылачак! Шулай итеп, кем дә кем бу иң кечкенә әмерләрнең дә берәрсен бозып, кешеләрне шуңа ѳйрәтсә, ул кеше Күкләр Патшалыгында иң түбән кеше дип аталыр. Ә кем аларны үтәп, башкаларны да үтәргә ѳйрәтсә, ул кеше Күкләр Патшалыгында бѳек булыр. Әмма күк һәм җир бетсә дә, канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак. Аның хакында язылганнарның бѳтенесен тормышка ашыргач, Аны, агачтан тѳшереп, кабергә салдылар.
Выбор основного перевода