Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
– Әйтик, берегезнең йѳз сарыгы булып, шуларның берсен югалтты ди. Ул туксан тугызын болында калдырып, югалганын тапканчы эзләмәсме әллә? Ә инде тапкач, шатланып, аны җилкәсенә салып алып кайтыр; һәм ѳенә кайткач, дусларын һәм күршеләрен чакырып: «Минем белән бергә шатланыгыз, чѳнки мин югалган сарыгымны таптым», – дияр. Сезгә шуны әйтәм: шул рәвешчә, тәүбә итәргә мохтаҗ булмаган туксан тугыз тәкъва кеше ѳчен шатлануга караганда, гѳнаһлы бер кешенең тәүбә итүенә күктә күбрәк шатланырлар. Дуслары ѳчен җанын биргән кешенең яратуыннан да бѳек ярату юк. Мәңгелек килешүне раслаучы кан аркасында Раббыбыз Гайсәне, сарыкларның бѳек Кѳтүчесен, тынычлык Аллаһысы үледән терелтте.
Выбор основного перевода