Әллә Мин Атама мѳрәҗәгать итә алмыйм, дип уйлыйсыңмы? Ул шунда ук Миңа унике гаскәрдән дә артыграк фәрештәләрен җибәргән булыр иде!
Гайсә аларга:– Бу Аллаһы Йортын җимереп ташлагыз, Мин аны ѳч кѳндә яңадан торгызачакмын, – диде.
Үзендә тормыш булган кебек, Улында да булсын дип, Ата Улына тормыш бирде.
Аллаһы Улы булса да, Ул Үз газаплары аша тыңлаучан булырга ѳйрәнде һәм,
Шуңа күрә, дѳньяга килгәч, Мәсих: «Син корбан китерүне дә, бүләк бирүне дә теләмәдең, ләкин Син Минем ѳчен тән әзерләдең, – диде.
– Сине яндырылган хайван корбаннары да, гѳнаһлар ѳчен китерелгән корбаннар да сѳендермәде.
Шунда Мин: „Йа Аллаһы, менә Мин, Изге язма тѳргәгендә Минем хакта язылганча, Синең ихтыярыңны җиренә җиткерү ѳчен $килдем!" – дидем».
Шулай итеп, башта Ул: «Син корбаннар да, бүләкләр дә, яндырылган корбаннар да, гѳнаһ ѳчен корбаннар да китерүне теләмәдең, алар Сине сѳендермәде», – диде. Бу корбаннар канун буенча таләп ителүгә дә карамастан, Ул шулай диде.
Аннары Ул: «Менә Мин, Синең ихтыярыңны җиренә җиткерер ѳчен килдем», – дип ѳстәде. Ул иске килешүне гамәлдән чыгарып, икенчесен – Аллаһы ихтыярын үтәүне гамәлгә кертте.