Икенче кѳнне Яхъя пәйгамбәр, каршына килүче Гайсәне күреп, әйтте:– Менә дѳньяның гѳнаһын Үз ѳстенә алучы Аллаһы Бәрәне.
Мин моны күрдем һәм шаһитлек бирәм: Ул – Аллаһы Улы.
Шулай итеп, Гәлиләянең Кәна шәһәрендә могҗизалы галәмәтләрен башлап җибәреп, Гайсә Үзенең данын күрсәтте, һәм шәкертләре Аңа иман китерделәр.
Яхъя пәйгамбәр җавап итеп әйтте:– Күктән бирелмәгән булса, кеше үзенә бернәрсә дә кабул итә алмый.
Ул үсәргә, мин кечерәергә тиеш.