Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Ни ѳчен сез Мин сѳйләгәннәрне аңламыйсыз? Чѳнки сез Минем сүземне тыңлый алмыйсыз. аңа сакчы капка ача, сарыклар аның тавышын ишетәләр һәм ул сарыкларын исемнәре белән чакырып, аларны алып чыга. Сез Аңарда, кеше кулы белән башкарылган сѳннәт белән түгел, бәлки гѳнаһлы табигать хакимлегеннән азат ителү белән, димәк, Мәсих сѳннәте белән сѳннәтләндегез дә. Сез суга чумдырылу йоласын үтәгәндә Аның белән бергә күмелдегез һәм, Аны үледән терелткән Аллаһының кодрәтенә ышану аркасында, Аның белән бергә терелдегез дә. Сез гѳнаһларыгыз аркасында һәм яһүд булмаган ѳчен үлек булганда, Аллаһы сезне Аның белән бергә терелтте һәм барлык гѳнаһларыбызны кичерде. Ул, безгә каршы булган, Муса канунын тотмаганлыктан, безне гаепләгән бурычларыбыз исемлеген кагыйдәләре белән юкка чыгарды һәм, хачка кадаклап, аны бѳтенләй алып ташлады; ѳстен кѳчләр һәм хакимлекләрне бирелергә мәҗбүр итте һәм Мәсих аркасында җиңүне тантана итеп, аларны бар халык алдында фаш итте.
Выбор основного перевода