Туганнары бу хакта ишеткәч, акылдан язган икән Бу, дип уйлап, Аны кѳчләп алып китәргә килделәр.
Иерусалимнан килгән канунчылар әйттеләр:– Аның эчендә Белзебул бар! Ул җеннәрне җеннәр башлыгы кѳче белән куып чыгара.
Кешеләр:– Сиңа җен кагылдымы әллә? Кем Сине үтерергә йѳри? – диделәр.
Моңа яһүдләр:– Син самареяле, Синең эчеңдә җен бар, – әллә бу дѳрес түгелме? – диделәр.