Мескен кеше мин! Үлем китерүче бу тәннән мине кем коткарыр?
Кешелек табигате буенча яшәсәгез, сез үләчәксез; ә инде гѳнаһлы эшләрегезне Изге Рух кѳче белән үтерәсез икән, сез яшәячәксез.
һәм инде үзем яшәмим, бәлки миндә Мәсих яши. Ә мин хәзер фани тәндә яшим икән, мине яраткан һәм минем ѳчен Үз гомерен биргән Аллаһы Улына иман белән яшим.
Ә Мәсих Гайсәнекеләр кешелек табигатьләрен дәрте һәм теләкләре белән бергә хачка кадакладылар.
Шулай итеп, алдавыч нәфесләр белән азынган элекке кешенең алдагы яшәү рәвешеннән баш тартыгыз.