Чѳнки бер кешенең гѳнаһы аркасында шул кеше аркылы үлем хакимлек итә икән, Аллаһының мул мәрхәмәтен һәм Аның алдында хак булу бүләген кабул иткәннәр исә бер Зат – Гайсә Мәсих аркылы тормышта бигрәк тә хакимлек итәчәк.
Шулай итеп, кешеләрне үлемгә китереп, алар ѳстеннән гѳнаһ хакимлек иткән кебек, Аллаһының мәрхәмәте дә хаклык белән хакимлек итәр һәм Раббыбыз Гайсә Мәсих аркылы мәңгелек тормышка илтер.
Әгәр дә инде Мәсих аша бирелгән аклануга омтылып та, без үзебез үк гѳнаһлылар булып чыксак, бу очракта Мәсих – гѳнаһ хезмәтчесемени? Һич тә алай түгел!