Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Әгәр безнең гаделсезлегебез Аллаһының хаклыгын ачыграк күрсәтә икән, Аллаһы ѳстебезгә ачуын яудырып дѳрес эшләмәде, дип әйтә алабызмы? (Мин биредә кешеләрчә фикер йѳртәм). Һич тә! Юкса Аллаһы дѳньяны ничек хѳкем итә алыр иде? Әмма минем ялганым аркылы Аллаһының хакыйкате ачыграк күренгәнгә Аның даны һаман арта икән, ни ѳчен соң әле мин гѳнаһлы дип хѳкем ителәм? Ни ѳчен соң: «Әйдәгез, яхшылык килсен дип, яманлык кылыйк!» – дип әйтмәскә? Кайберәүләр, безне яманлап, имеш, без шулай әйтәбез, дип сѳйлиләр. Алар үзләренә тиешле хѳкемне алырлар. Җинаятьнең авырлыгын кѳчәйтү ѳчен Муса кануны кертелгән булган. Гѳнаһ күбәйгән җирдә Аллаһының мәрхәмәте тагын да арткан.
Выбор основного перевода