Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Имандашлар, сез канунны белгәнлектән, хәзер әйтәсе сүзләремне сез белергә тиеш: кеше исән вакытта гына аның ѳстеннән канун хакимлек итә. Мәсәлән, кияүдәге хатын ире исән чакта канун буенча ире белән бәйләнгән; ә ире үлсә, хатын үзен иренә бәйләп торучы кануннан азат ителә. Шуңа күрә, ире исән чакта, башка ир-атныкы булса, зина кылучы дип аталачак; ә инде ире үлсә, хатын бу кануннан азат ителә һәм башка берәүгә кияүгә чыкса да зина кылучы булмый. Менә шулай сез дә, имандашларым, Аллаһыга хезмәт итүдә файдалы булыйк дип, башка Берәүнеке, ягъни үледән терелтелгән Мәсихнеке булу ѳчен, Аның тәне аркылы Муса канунына карата үлдегез. Чѳнки кешелек табигатебез йогынтысы астында булган чакта, канун уяткан гѳнаһлы нәфесләр безнең әгъзаларыбызда эш иттеләр, һәм без кылган һәммә нәрсәнең нәтиҗәсе үлем булды. Әмма хәзер, элек безне бәйләп торган канунга карата үлгәч, бу кануннан азат булдык һәм хәзер Аллаһыга искечә – язылган канун буенча түгел, бәлки яңача – Рух буенча хезмәт итәбез. Инде нәрсә әйтик? Әллә канун гѳнаһмы? Һич тә юк! Әмма мин гѳнаһны канун аркылы гына белдем. Әгәр канун: «Башка кешенекенә нәфесеңне сузма», – димәсә, мин нәфесләнүнең нәрсә икәнен аңламаган булыр идем. Әмма гѳнаһ, бу әмердән файдаланып, миндә һәртѳрле нәфес теләкләре уятты. Кануннан башка, гѳнаһ үле. Кайчандыр мин кануннан башка яши идем; әмма Аллаһы тарафыннан әмер бирелгәч, гѳнаһ терелде, Шулай булгач, канун – изге; әмер дә изге, гадел һәм яхшы. Их, акылсыз гәләтиялеләр! Сезнең зиһенегезне кем чуалтты икән? Ә бит Гайсә Мәсих сезнең күз алдында ук хачка кадаклангандай ачык сурәтләнде. Сездән шуны гына белергә телим: сез Рухны канун таләпләрен үтәү беләнме, әллә ишеткәнегезгә ышану белән алдыгызмы? Сез шулкадәр акылсызмыни? Сез Изге Рух белән башладыгыз, ә хәзер максатыгызга үз кѳчегез белән генә ирешергә телисезме? Сезнең баштан кичкән нәрсәләрнең барысы да файдасызга булдымыни? Мин аларның файдасызга булмавына ѳмет итәм! Канунны үтәвегез аркасындамы яки ишеткәнегезгә ышангангамы Аллаһы сезгә Рух бирә һәм сезнең арагызда могҗизалар тудыра? Ибраһимны исегезгә тѳшерегез. Изге язмада аның турында: «Ул Аллаһыга ышанды, һәм моның белән Аллаһы тарафыннан хак саналды», – диелгән. Моннан сез шуны аңлагыз: иманга таянучылар – Ибраһимның чын балалары. Һәм Изге язма, Аллаһының яһүд булмаганнарны иман аркылы аклаячагын алдан күреп, Ибраһимга: «Бар халыклар синең аша фатиха алачак», – дигән Яхшы хәбәр белдерде. Димәк, иманга таянучылар иманлы Ибраһим белән бергә фатиха алалар. Ә инде канун таләпләрен үтәүләренә ышанучыларның барысына да каргыш тѳште. Чѳнки Изге язмада: «Канун китабында язылганнарның бѳтенесен даими үтәмәүче һәркем ләгънәтләнә», – дип язылган. Билгеле ки, Аллаһы алдында канун аркылы һичкем аклана алмый, чѳнки, язылганча, «Аллаһы тарафыннан иман аша акланган кеше яшәячәк». Канун исә иманга нигезләнмәгән, киресенчә, «канун таләпләрен үтәүче алар белән яшәячәк». Мәсих безнең урынга ләгънәт булып, безне канун ләгънәтеннән йолып алды, чѳнки Изге язмада: «Агачка асылган һәркем ләгънәтле», – дип язылган. Ибраһимга бирелгән фатиха Мәсих Гайсә аша яһүд булмаганнарга да ирешсен, һәм вәгъдә ителгән Рухны иман аркылы без алсын ѳчен, Мәсих безне йолып алды. Имандашлар! Мин сезгә кѳндәлек тормыштан бер мисал китерәм: хәтта кешенең гамәлгә куелган васыятен дә һичкем юкка чыгара яки аңа һичбер нәрсә ѳсти алмаган кебек, бу очракта да шулай. Ибраһимга һәм аның токымына вәгъдәләр бирелгән булган. Күпләр турында әйтелгән кебек, «токымнарына» диелмәгән, бәлки берәүгә генә әйтелгән кебек, «синең токымыңа» диелгән, ә ул – Мәсих. Мин менә нәрсәне күздә тотам: элек Аллаһы тарафыннан расланган килешүне дүрт йѳз утыз елдан соң чыккан канун гамәлдән чыгара алмый һәм, шул рәвешчә, вәгъдәнең кѳчен бетерә алмый. Чѳнки Аллаһының бүләге канунны үтәвебезгә бәйле булса, ул инде вәгъдә белән бәйле булмый. Әмма ләкин Аллаһы Ибраһимга фатихаларын нәкъ вәгъдә аркылы биргән. Канун ни ѳчен соң? Канун Үзенә вәгъдә бирелгән Токым килгәнгә кадәр булган явызлыклар аркасында бирелгән булган һәм фәрештәләр тарафыннан арадашчы аша тапшырылган. Шәхес үзе генә эш иткәндә, аңа арадашчы кирәк түгел; ә Аллаһы бер. Шулай итеп, канун Аллаһының вәгъдәләренә каршы чыгамыни? Һич тә юк! Әгәр дә тормыш бирә алырлык канун бирелгән булса, кеше чыннан да канунны үтәү аркылы акланыр иде. Әмма Изге язма бѳтен дѳньяны гѳнаһ әсире дип игълан итә, шуңа күрә вәгъдә ителгән фатиха иман итүчеләргә Гайсә Мәсихкә инану аша бирелә. Ә инде бу иман килгәнче, бу иман ачылырга тиеш вакытка кадәр, без канун сагы астында кала бирдек. Шулай итеп, без иман аркылы Аллаһы тарафыннан аклансын дип, Мәсих килгәнгә кадәр канун безгә тәрбияче булды. Ә иман килгәннән соң без инде тәрбияче кул астында түгел. Гайсә Мәсихкә иман аша сез барыгыз да – Аллаһы балалары. Чѳнки суга чумдырылу йоласын үтәп, сез Мәсих белән берләшкәнсез икән, димәк, Мәсихне «кигәнсез». Шуңа күрә, яһүд белән грек, кол белән ирекле, ир-ат белән хатын-кыз арасында аерма юк, чѳнки сез барыгыз да Мәсих Гайсәдә бер. Мәсихнеке булсагыз, сез – Ибраһимның токымнары һәм Аллаһы вәгъдә иткәнне мирас итеп алырсыз. Шуны да беләбез: канун тәкъва кешеләр ѳчен түгел, бәлки канунсызлар һәм буйсынмаучылар, имансызлар һәм гѳнаһлылар, Аллаһыны да, изге нәрсәләрне дә ихтирам итмәүчеләр, атасын яки анасын үтерүчеләр һәм кеше үтерүчеләр ѳчен, Аңарда торучы һәркем гѳнаһ кылмый. Гѳнаһ кылучы һәркем Мәсихне күрмәгән һәм Аны танымаган.
Выбор основного перевода