Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Бер кеше аркылы гѳнаһ һәм гѳнаһ белән бергә үлем дѳньяга үтеп керде. Шулай итеп, үлем барлык кешеләргә таралды, чѳнки барлык кешеләр гѳнаһ кылдылар. Шулай итеп, кешеләрне үлемгә китереп, алар ѳстеннән гѳнаһ хакимлек иткән кебек, Аллаһының мәрхәмәте дә хаклык белән хакимлек итәр һәм Раббыбыз Гайсә Мәсих аркылы мәңгелек тормышка илтер. Алданмагыз: Аллаһыны алдарга мѳмкин түгел. Кеше ни чәчсә, шуны урыр. Үзенең кешелек табигатенә чәчүче кешелек табигатеннән һәлакәт урыр, ә Рухка чәчүче Рухтан мәңгелек тормыш алыр. Шуннан соң, хайвани теләк, яралып, гѳнаһны, ә гѳнаһ, ныгыгач, үлемне тудыра. Ул шаһитлек исә шуннан гыйбарәт: Аллаһы безгә мәңгелек тормыш бирде һәм ул тормыш – Аның Улында.
Выбор основного перевода