Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Аның сүзләрен кабул итүчеләр чумдырылдылар, һәм ул кѳнне иман итүчеләргә ѳч меңгә якын кеше кушылды. Алар һәр кѳн даими рәвештә бердәм күңел белән Аллаһы Йортында булдылар, ѳйләрендә Аллаһыны мактап, шат һәм күндәм күңелдән икмәк сындырып, ризыкны бергәләп ашадылар. Бар халык аларны яратты, Раббы исә коткарылучыларның санын һәр кѳн саен арттырып торды. Шулай да бик күп ир-атлар һәм хатын-кызлар Раббыга иман китерделәр һәм аларның саны арта барды. Шулай итеп, Аллаһы сүзе киң таралды, Иерусалимда шәкертләр саны күпкә артты, руханиларның да бик күбесе итагатьлек белән иман итте. Раббының кѳче алар белән булды, һәм бик күпләр, инанып, Раббыга таба борылдылар. Барнаб Изге Рух һәм иман белән тулы яхшы кеше иде, һәм иман итүчеләр санына күп халык кушылды. Паулны тыңлагач, андагылар Аллаһыны данладылар. – Беләсеңме, туган, – диделәр аңа, – яһүдләр арасында инде ничә мең иман китергән кеше бар. Алар барысы да Муса канунын бик тырышып яклаучылар.
Выбор основного перевода