Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Рәсүлләр исә бѳек кѳч белән Гайсә Раббының яңадан терелеп торуына шаһитлек кылдылар, һәм Аллаһы аларның һәммәсенә Үзенең мәрхәмәтен мул итеп биреп торды. Шулай бер кѳнне кайбер фәлсәфәчеләр – эпикүрчеләр һәм стоачылар – Паул белән бәхәскә керделәр. Ул аларга Гайсә хакында һәм үледән терелү турындагы Яхшы хәбәрне сѳйләгәнгә күрә, фәлсәфәчеләрнең кайберләре: – Бу тел бистәсе нәрсә әйтергә тели? – диделәр, ә икенчеләре: – Ул чит илаһлар турында вәгазь итә булса кирәк, – диделәр. Алар Мәсихнең газап чигәргә тиешлеген һәм беренче булып үледән тереләчәген, яһүд халкына һәм башка халыкларга яктылык турындагы хәбәр игълан итәчәген әйткәннәр иде, – диде Паул.
Выбор основного перевода