Ул ир бала тудырачак. Син Аңа Гайсә дип исем кушарсың, чѳнки Ул Үзенең халкын гѳнаһлардан коткарачак! – диде.
– Ләкин, халык арасында фетнә килеп чыкмасын ѳчен, бәйрәм вакытында булмасын, – диделәр алар.
– Без сезгә бу исем турында ѳйрәтмәскә дип, катгый рәвештә әйткән идек түгелме? Ә сез үзегезнең тәгълиматыгызны бѳтен Иерусалимга тараттыгыз һәм ул Кешенең түгелгән канында безне гаепләргә теләп ашкынасыз, – диде.
Аксакаллар аның сүзенә колак салдылар. Рәсүлләрне чакырып керттеләр һәм кыйнаганнан соң, Гайсә исеме хакында ѳйрәтмәскә боерып, аларны иреккә җибәрделәр.