Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Рәсүлләр аркылы күп могҗизалар һәм галәмәтләр күрсәтелде, һәм бу һәркемнең күңелендә курку хисе уятты. Әмма Петер: – Минем алтын-кѳмешләрем юк, ә нәрсәм бар, шуны сиңа бирәм. Насаралы Гайсә Мәсих вәкаләте белән боерам: тор һәм йѳр! – диде Һәммәгез күргәнчә, Аның исеменә ышану аркылы Аның исеменең кѳче сез күреп белгән бу кешене куәтләндерде, аны Гайсә аркылы килгән иман савыктырды, – диде Петер. – Чынлап та, Һируд һәм Понти Пилат, мәҗүсиләр һәм Исраил халкы белән бергә, Син май сѳрткән Изге Хезмәтчең Гайсәгә каршы, Синең кодрәтең һәм ихтыярың белән булачагы алдан билгеләнгән эшләрне гамәлгә кую ѳчен бу шәһәргә җыелдылар. Рәсүлләр кулы белән халык арасында күп галәмәтләр һәм могҗизалар кылынды. Иман итүчеләр бердәм рәвештә Сѳләйман әйванында очрашып тордылар.
Выбор основного перевода