Ә Мин сезгә әйтәм: туганына ачу тотучы хѳкем ителүгә лаек, туганына: «Яраксыз», – дип әйтүче исә Югары киңәшмә алдында җавапка тартылуга, ә инде «Ахмак», – дип әйтүче җәһәннәм утына лаек.
Шул вакыт бѳтен халык тарафыннан мѳхтәрәм канунчы, Гәмәлиил атлы бер фарисей торып басты һәм рәсүлләрне аз гына вакытка чыгарып торырга әмер бирде.
Рәсүлләр чыгып киткәч: – Исраил ирләре! – дип сүз башлады Гәмәлиил. – Бу кешеләр белән нәрсә эшләячәгегезне яхшырак итеп уйлагыз.