Бу хактагы хәбәр Иерусалимдагы иман итүчеләр бердәмлегенә барып җитте, һәм Барнабны Антиухеягә җибәрделәр.
Барнаб Изге Рух һәм иман белән тулы яхшы кеше иде, һәм иман итүчеләр санына күп халык кушылды.
Изге Рух тарафыннан җибәрелгән Барнаб белән Шаул Селәүкия шәһәренә килделәр, аннан су юлы белән Кипр утравына киттеләр.
Паул белән Барнаб арасында җитди каршылык туды һәм алар икесе ике якка китәргә булдылар: Барнаб, Маркны алып, су юлы белән Кипрга китте.