Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Әмма Аллаһы, үлем богауларын ѳзеп, Гайсәне үледән терелтте, чѳнки үлем Аны тотып кала алмады. Әмма Петер: – Минем алтын-кѳмешләрем юк, ә нәрсәм бар, шуны сиңа бирәм. Насаралы Гайсә Мәсих вәкаләте белән боерам: тор һәм йѳр! – диде Ибраһимның, Исхакның һәм Ягъкубның Аллаһысы, безнең аталарыбызның Аллаһысы Үзенең Хезмәтчесе Гайсәне шѳһрәтле итте, ә сез Аны тотып бирдегез һәм, Пилат Аны азат итәргә уйлаганда, Пилат алдында Аңардан баш тарттыгыз. Сез Изге һәм Хак Заттан ваз кичтегез һәм кеше үтерүчене иреккә чыгарырга сорадыгыз. Сез тормышны Бар итүчене үтердегез, әмма Аллаһы Аны үледән терелтте. Без – моның шаһитләре. Һәммәгез күргәнчә, Аның исеменә ышану аркылы Аның исеменең кѳче сез күреп белгән бу кешене куәтләндерде, аны Гайсә аркылы килгән иман савыктырды, – диде Петер. –
Выбор основного перевода