Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Белемнәре дә булмаган бу гап-гади кешеләрнең – Петер белән Яхъяның кыюлыгын күреп, Киңәшмәдә утыручылар бик гаҗәпләнделәр. Аларның Гайсә белән бергә йѳргән кешеләр икәнен хәзер генә аңладылар. Дога кылганнан соң алар булган урын селкенеп китте һәм барысы да Изге Рух белән сугарылдылар. Шушы хәлдән соң иман итүчеләр Аллаһы сүзен кыюлык белән сѳйли башладылар. Барнаб исә Шаулны рәсүлләр янына алып килде һәм аның юлда Раббыны күрүен, Раббының аңа нәрсәләр әйтүен, аның Дәмәшекътә Гайсә исеме хакында кыюлык белән вәгазь әйткәнен аларга сѳйләп бирде. Ә Паул һәм Барнаб исә кыюлык белән: – Аллаһы сүзе иң элек сезгә игълан ителергә тиеш иде, – диделәр. – Әмма сез аны кире кагасыз һәм шуның белән үзегезне мәңгелек тормышка лаек түгел итәсез. Шуңа күрә без башка халыкларга таба борылабыз. Ул кыюлык белән һәм каршылыкларга очрамыйча Аллаһы Патшалыгы турында сѳйләде һәм Раббы Гайсә Мәсих хакында ѳйрәтте. Яхшы хәбәр серен кыюлык белән белдерүемне теләп, сѳйли башлаганда миңа кирәкле сүзләр бирелсен ѳчен, минем ѳчен дә дога кылыгыз.
Выбор основного перевода