Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шул ук кѳнне Гайсә янына саддукейлар килделәр. Алар исә үлгән кешеләрнең терелүен инкяр итәләр иде. Алар Гайсәгә мондый сорау бирделәр: Гайсә янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлар килде һәм Аннан менә нәрсә хакында сорадылар: Аннары Гайсә янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлар арасыннан кайберәүләр килде һәм Аңа болай диделәр: Чѳнки саддукейлар, үледән терелү дә, фәрештәләр дә, рухлар да юк, диләр, ә фарисейләр боларның барысын да икърар итәләр. Суга чумдырылырга дип, күп фарисейләрнең һәм саддукейларның килүен күреп, ул аларга:– Сез, елан токымы! Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан кача алырбыз, дип сезгә кем әйтте? Һәм ул, баш руханилар һәм Аллаһы Йорты каравылы башлыклары янына барып, Гайсәне алар кулына тапшыру хакында сѳйләште. Гайсә Үзен кулга алырга килгән баш руханиларга, Аллаһы Йорты каравылы башлыкларына һәм аксакалларга әйтте:– Юлбасар тотарга чыккан кебек, сез Мине тотарга кылычлар һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! Аллаһы Йортында тәртип саклаучылар башлыгы һәм баш руханилар, моны ишеткәч: – Тагын нәрсә булыр икән инде? – дип аптырашта калдылар. Халыкны, аксакалларны һәм канунчыларны Эстефәнгә каршы котыртып, һѳҗүм итеп аны тоттылар һәм Югары киңәшмәгә алып киттеләр.
Выбор основного перевода