– Без сезгә бу исем турында ѳйрәтмәскә дип, катгый рәвештә әйткән идек түгелме? Ә сез үзегезнең тәгълиматыгызны бѳтен Иерусалимга тараттыгыз һәм ул Кешенең түгелгән канында безне гаепләргә теләп ашкынасыз, – диде.
Петер һәм башка рәсүлләр исә: – Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез.
Мин Яхшы хәбәр игълан итәм икән, мактанырлык бернәрсә юк, чѳнки бу – минем тиешле вазифам. Әгәр Яхшы хәбәр таратудан туктасам, башкаема кайгы-хәсрәт килсен!
Әллә хәзер мин илтифатны кешеләрдән эзлимме яки Аллаһыданмы? Яки кешеләргә ярарга тырышаммы? Мин әле дә кешеләргә ярарга тырышсам, Мәсих колы булмас идем.