Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Әмма сез үзегезгә Изге Рух иңгәннән соң кодрәт алачаксыз һәм Иерусалимда, бѳтен Яһүдиядә, Самареядә һәм, хәтта дѳньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда Миңа шаһит булачаксыз. Шуңа күрә, Яхъя Гайсәне чумдырган кѳннән алып Гайсә бездән алынган кѳнгә кадәр, Раббы Гайсә безнең арабызда булганда һәрвакыт безнең белән бергә булганнарның берсе безгә кушылырга һәм Аның үледән терелгәнлеге хакында безнең белән бергә шаһитлек итәргә тиеш, – диде Петер. Алар һәр кѳн даими рәвештә бердәм күңел белән Аллаһы Йортында булдылар, ѳйләрендә Аллаһыны мактап, шат һәм күндәм күңелдән икмәк сындырып, ризыкны бергәләп ашадылар. Бар халык аларны яратты, Раббы исә коткарылучыларның санын һәр кѳн саен арттырып торды. Петер белән Яхъяның халыкны ѳйрәтүләренә, Гайсәнең үледән терелүен мисал итеп, үлеләрнең тереләчәге турында вәгазь сѳйләүләренә ачулары килгән руханилар, саддукейлар һәм Аллаһы Йортында тәртип саклаучылар башлыгы, рәсүлләр халыкка сѳйләп торган вакытта килеп,
Выбор основного перевода