Гаскәриләр башлыгы якынрак килде һәм Паулны кулга алырга, аны ике чылбыр белән богауларга әмер бирде. – Бу кеше кем һәм ул нәрсә эшләде? – дип сорады ул.
Яһүдләр бу кешене тотып алганнар һәм үтерергә җыеналар иде. Мин, аның Рим гражданы икәнен белгәч, гаскәриләр белән барып, аны коткарып калдым.