Ләкин Натанаил аңа:– Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгармы икән? – дип җавап бирде.– Барыйк, үзең күрерсең, – диде Филип.
Аларны идарәчеләр янына китерделәр һәм: – Бу кешеләр – яһүдләр. Алар безгә, римлыларга, кабул итәргә дә, башкарырга да ярамаган йолаларны вәгазьләп, шәһәрдә тынычсызлык тудыралар, – диделәр.
Рәсүлләрне тапмагач, Ясунны һәм кайбер башка иман итүче туганнарны шәһәр башлыклары янына сѳйрәп алып килделәр. – Бѳтен җирдә чуалыш чыгарып тынычлыкны бозып йѳрүчеләр монда да килгәннәр,
– Исраил ирләре, ярдәм итегез! Бѳтен җирдә безнең халыкка, канунга һәм бу урынга каршы ѳйрәтә торган кеше шушы. Шуның ѳстенә, яһүд булмаганнарны Аллаһы Йортына алып кереп, бу изге урынны мәсхәрә итте, – дип кычкырдылар.
Әмма сезнең алда шуны икърар итәм: мин, алар мәзһәб дип атаган юлдан барып, аталарым Аллаһысына хезмәт итәм, Муса канунына һәм пәйгамбәрләр тарафыннан язылганнарның барысына ышанам.
Безгә яла ягалар – без яхшылык белән җавап бирәбез. Дѳнья ѳчен әлегә кадәр барысы тарафыннан санга саналмаган чүп-чар кебек булдык без.